Матур хисләр (исполнитель: Айдар Галимов hәм Хәния Фәрхи)

Матур хисләр

(Х.Фәрхи белән дуэт)

Л. Дәүләтова сүзләре

Сине күрсәм яннарымда
Бөтен булган борчуларым 
Юкка чыга, юкка чыга.
Бар болытларны таратып,
Бөтен дөньяны яңартып
Кояш чыга, кояш чыга.

Син булганга бөтен дөньям,
Якты кояш кебек елмая hәм көлә,
Канатлана hәм шатлана.
Кая барсам, нишләсәм дә
Икәү генә белгән нәкъ шул 
Матур хисләр күңелемдә гел саклана.

Син булганга бу дөньяда
Беркайчан да җаннарымда
Бетмәс көчем.
Син чакырсаң әллә кая
Җир читенә китәр идем
Синең өчен.

Тыңлаган саен тыңлыйсы
Гел тыңлыйсы килеп тора
Сине генә, сине генә.
Җырлаган саен җырлыйсы 
Гел җырлыйсы килеп тора
Синең белән.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Art of Noise Il Pleure  Женя Мильковский - Шарф  Art of Noise Metaforce  Art of Noise The Holy Egoism Of Genius  Art of Noise Yebo  Hands Up Baby  Art of Noise Art of Love  Art of Noise Moment In Love 
О чем песня
Айдар Галимов hәм Хәния Фәрхи - Матур хисләр?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен