Елатмагыз әниләрегезне (исполнитель: ♔СhicК LiriC♔)

Һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый, хыялында аны иң матур, иң акыллы, бик бәхетле итеп күрә. Баланың иң якын киңәшчесе,хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәгендэ  аша үткәрүче кеше – Ана. 

Елатмагыз әниләрегезне,
Төнге тәрәзәгэ каратып.
Догаларын, изге теләкләрен
Биргән алар сезгә яратып.
 Елатмагыз әниләрегезне,
Күз тебәтеп юллар чатына
Онытмагыз - сезне төп нигездә
Әнкәгезнең йорты чакыра
 Елатмагыз әниләрегезне,
Начар юлда йөреп,үсмердән-
Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә
Чәчләренә көмеш төс кергән
 Елатмагыз әниләрегезне,
Бердәнбер бит алар, бердәнбер
Сезне кеше итеп үстергәнче,
Күпме кайгы хәсрәт күргәндер
 Елатмагыз әниләрегезне,
Алар өчен мәңге бала без
Алар үлгәч,бөтен борчуларын
Җилкәбезгә алып калабыз
Кая барма, шунда әни йөзе,
Кая барсам- әни куңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
 Авырсаң янда тора ул.
Төн буе керфек какмый.
Ул саулыгын да кызганмый
Ул безне саклый-саклый.

Припев:Рәхмәт яусын  безнең  әниләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әниләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
 
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әни көчен тоя кулыбыз.
Үпкәләмәсеннәр инде безгэ
Әниләргә гел изгелек  кылыгыз.
Җир йөзендә иң матур сүз- әни. 
 һәр кеше әйтә торган беренче сүз, 
һәм дөньядагы барлык телләрдә дә 
ул бердәй ягымлы матур суз. 
Әни куллары- иң мәрхәмәтле 
һәм назлы куллар баласы очен
Әни йөрәге– иң турылыклы 
һәм сизгер йөрәк кайгыручы
Эни дэ мәхәббәт беркайчан  сүнми,
 ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.
күпме генә яшебез  булмасын, 
Алар өчен мәңге бала без

Припев:Рәхмәт яусын  безнең  әниләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әниләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.

кешегә һәрвакыт әни кирәк, 
аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк.
Әниеңә мәхәббәтең  никадэр зур булса, 
тормышың да шулкадәр  якты булыр.
Әни-җирдә иң газиз, якын кеше. 
Чөнки ул сине тудырган, 
күкрәк сөтен имезгәндэ,
җыр көйләп бишектә  тирбәткән, 
беренче  елмаюыңны күреп куанган, 
туган теленне өйрәткән, 
халык моңын куңелеңә сеңдергән…
Бик-бик сине яраткан.
Рәхмәт яусын  безнең  әниләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әниләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Бара бара бара афинёу бара бара бери бери бери афи  Глубокий вдох BassBoosted by DeeMan ZippO  Эври бари Lil Jon feat LMFAO  SALAM ALA BRADYAQA SAMIR ILQARLI-CAMAL LENKERAN  Kono Te de Idaki Tomeru kara Hiiro no Kakera ED TV  Pandemic Team Nekokan featuring Chihiro Yonekura OST  Еври бади денс нау не знаю  Упрямые утята караоке Новые 
О чем песня
♔СhicК LiriC♔ - Елатмагыз әниләрегезне?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен