Бэхет очен син кирэк(сл. Гульдании Ваесовой) (исполнитель: ♔СhicК LiriC♔)

Мин сине яратам диеп
Кычкырамын галәмгә
Кочагым да тотып назлап
Бирмәм сине беркемгә
Мин бәхетле синең белән
Тик синең белән яшим
Яннарымнан китмә иркәм
Ялгыз калгач мин нишлим
Минем язмыш сиңа гына 
Бәйләнгән гөмерлеккә
Тик сине генә сөям дип
Әмер бирдем йөрәккә
Синең күзләргә карагач
Үземне анда күрдем
Бел кадерлем кочагыңа
Мин үзем теләп ләктем
Сине күргәч мин үземне
Төш ме бу дип уяттым
Ләкин төштә тугел иркәм
Чынлыкта сине таптым
Белсәң иде шул вакытта
Ничек шатланганымны
Яратырга сүзләр биреп
Бирдем сиңа җанымны
Сакла аны ныклап тотып
Югалтма җил-давылда
Еракларга киткән чакта 
Маягым бул юлымда
Күзеңнең сөю нурлары
Күңелемне яктырта
Кояш миңа кирәк түгел
Мәхәббәтең җылыта

Припев:
бэхет очен куп кирэкми,
бэхет очен син кирэк,
авыр чакларда янымда,
бул син хэрвакыт терэк
Синен назлы тавышларын
Синен серле карашын
Кышкы конне жылытадыр 
Синен жылы сулышын

Җил-давыллар керсә әгәр
Безнең саф мәхәббәткә
Кулга-кул тотышып иркәм
Очарбыз без биеккә
Минем өчен син бердәнбер
Башкалар кирәк түгел
Яннарымда сине генә
Күрергә телим мин гел
Һәр көн саен бер аллага
Әйтәм сине сакла дип
Кайгы килсә каршысына
Чыгып аны якла дип
Гафу ит мине,тилене
Үпкәләткән дә булсам
Бел кадерлем үлермен мин
Әгәр сине югалтсам

Ярый әле син очрадың
Тормышым юлларында
Йолдызым булып янарга
Күңелем таңнарында
Сине күрмәгән көннәрдә
Күңелләрем боега
Канатларым булса әгәр
Очар идем яныңа
Сөю хисең синең миңа
Яшәремә көч бирә
Чәчләреңнең дулкыннары
Аягүрә исертә
Елмаеп миңа карасаң
Башкайларым әйләнә
Әйтергә теләгән сиңа
Фикерләрем бәйләнә

Припев: бэхет очен куп кирэкми,
бэхет очен син кирэк,
авыр чакларда янымда,
бул син хэрвакыт терэк
Синен назлы тавышларын
Синен серле карашын
Кышкы конне жылытадыр 
Синен жылы сулышын

Күзләреңдәге серлелек
Күңелемне өшетә
Әллә инде йөрәгеңдә
Яши ике фәрештә
Ниләр генә әйтсәң инде
Син баребер минеке
Кадерлә син һәм югалтма
Минем җаным синеке
Мин рәхмәтле ходаема
Очраштырганга безне
Йорәкләрдә саклап тотыйк
Ычкындырмыйк бәхетне
Онытма син бел кадерлем
Мин сине генә сөям
Кулларыңнан сине тотып
Беркайчан да җибәрмәм.

Сине беренче очраткач
Гашыйк булдым шунда ук
Синен нурлы кузлэрен
Атты йорэгемэ УК
Нишлэргэ дэ белмим
Сине кургэннэн бирле
Йорэгемдэ син генэ бит
Лэкин син генэ серле
Син узендэ яратасын
Бары куренэ тыштан
Лэкин хаман читлэшэбез
Талашабызда юктан
Эйдэ онытый булганнарны
Бергэ булыйк мэнгегэ
Гомергэ без бергэ диеп 
Эмер бирик кунелгэ
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Крымские татары  What did you say jason derulo  Ирландская застольная Бетховен Артур Эйзен  Айшат айсаева Наш Кавказ  Город которого нет Зара и Дмитрий Певцов  Это крылья за спиной  Depo kolibri kavabanga ирония 
О чем песня
♔СhicК LiriC♔ - Бэхет очен син кирэк(сл. Гульдании Ваесовой)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен