Хасанова Ирина и Шаймухаметова Энже (исполнитель: Дуслар(Композитор Эльвира Хаматнурова)
Дуслар
1 Дусым белән ерак түгел
Күрше торабыз.
Уйныйбыз курчаклар белән
Өйләр корабыз
Дус булып гел дә
Йөрибез бергә.
Бармы дуслар безнең шикелле?!
2 Үпкәләшкән чаклар була,
Озакка түгел.
Ялгызлыкка һичкенә дә
Чыдамый күңел.
Ачулансак та,
Бик елашсак та,
Яңадан дуслашу күңелле!
3 Дәресләрдә булышабыз
Бер-беребезгә.
Чыкмый миннән, чыкмый синнән
Бер серебез дә.
Үрнәк алыгыз,
Дуслар табыгыз,
Дус булыгыз безнең шикелле!
4 Шатланабыз, кайгырабыз
Икегә бүлеп.
Ашыйбыз хәттә кәнфитне
Урталай телеп.
Бәләкәй диеп
Карама көлеп.
Дуслык безнең өчен кадерле!