Хасанова Ирина и Шаймухаметова Энже Дусым белән ерак (исполнитель: Дуслар(Композитор Эльвира Хаматнурова)

Дуслар

 1 Дусым белән ерак түгел
    Күрше торабыз.
    Уйныйбыз курчаклар белән
    Өйләр корабыз
 Дус булып гел дә
 Йөрибез бергә.
 Бармы дуслар безнең шикелле?!

                  2 Үпкәләшкән чаклар була, 
    Озакка түгел.
    Ялгызлыкка һичкенә дә 
    Чыдамый күңел.
 Ачулансак та,
 Бик елашсак та,
 Яңадан дуслашу күңелле!

   3 Дәресләрдә булышабыз
 Бер-беребезгә.
 Чыкмый миннән, чыкмый синнән
 Бер серебез дә.
 Үрнәк алыгыз,
 Дуслар табыгыз,
 Дус булыгыз безнең шикелле!

 4 Шатланабыз, кайгырабыз
    Икегә бүлеп.
    Ашыйбыз хәттә кәнфитне
    Урталай телеп.
 Бәләкәй диеп
 Карама көлеп.
 Дуслык безнең өчен кадерле!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Bon Jovi King Of The Mountain  Bon Jovi Tokyo Road  Bon Jovi The Hardest Part Is The Night  Bon Jovi Always Run To You  Bon Jovi Secret Dreams  Bon Jovi Saturday Night  My dream my heart 
О чем песня
Дуслар(Композитор Эльвира Хаматнурова - Хасанова Ирина и Шаймухаметова Энже Дусым белән ерак?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен