Киек казлар китэ (минус)(Ростэм Яхин (исполнитель: Ростам Асаев)

Киек казлар китә җылы якка
Төркемнәре белән гел бергә;
Казлар китә, ә без якын дуслар —
Сагынышып килдек күрешергә.

Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.

Язгы күкрәү, тәүге шашкын хисләр...
Шат кичләрне искә кем алмас?
Саф хыяллар белән беркетелгән
Яшьлек дусларыбыз югалмас.

Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.

Киек казлар китә каңгылдашып,
Ямансулап кала күңелләр.
Казлар кайтыр, ләкин кире кайтмас
Без кичергән матур бу көннәр.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Cypress Hill Killa Hill Niggas  Cypress Hill No Rest For The Wicked  Cypress Hill Make A Move  Cypress Hill Killafornia  Cypress Hill Funk Freakers  Cypress Hill Locotes  Cypress Hill Red Light Visions  Cypress Hill Strictly Hip Hop 
О чем песня
Ростам Асаев - Киек казлар китэ (минус)(Ростэм Яхин?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен