С.Фатхетдинов.Ш.Салихов(баян) (исполнитель: Сагыну жыры)

Сагыну җыры.
Нәҗип Мадьяров сүзләре.
Илгиз Закиров көе.

Җәйге кичтә чыгам болыннарга
Икәү генә йөргән җирләргә.
Ул вакытлар калды микән соң,
Инде сагынып кына сөйләргә.

Ул көннәр, ул көннәр
Йөрәктә, йөрәктә.
Яратып яшәве
Кыен да, рәхәт тә.

Җаннарыма шифа булыр төсле,
Чишмәләргә карап моңайсам.
Кавышуга булган өметләрем
Яңаралар сине уйласам.

Сагынып , зарыгып,
Уйланам, моңланам.
Кавышу көннәрен
Күзаллап юанам.

Ялгыз гына кичке болыннарда
Йөрмәс идем эчем пошмаса.
Йөрәгемдә янган утларымны
Җырлап басыйм әле ичмасам.

Уйлыйм мин сине
Көнен дә, төнен дә.
Иң якты йолдыз син 
Күңелем түрендә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Pavement Our Singer  Pavement Rattled by the Rush  Pavement Black Out  Pavement Grounded  Pavement Father to a Sister of Thought  Pavement Fight This Generation  Big New Prinz The Fall  Pavement Frontwards 
О чем песня
Сагыну жыры - С.Фатхетдинов.Ш.Салихов(баян)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен