Утыраек әле бүген кич. (исполнитель: Зөлфия Шакирова)
Урманнарга керсәң, агачларның Кәкересен кисмә, узен кис. Гел генә дә бергә җыелеп булмый, Утыраек әле бүген кич. Урманнарга керсәм, хайран калам Яшь имәннең бөгелгәненә. Үз-үземә дуслар, хайран калам Сезнең өчен өзелгәнемә. Урманнарга керсәң, сызгырып кер, Шауламаган агач калмасын. Кай җирләрдә йөрсәк, яхшы булыйк, Сокланмаган кеше калмасын.