МАЛТАБАРЫМ (Ринас Эхмэтов кое. Мирхади Разов суз.) (исполнитель: Ринас Эхмэтов)
Сулар эчсәм Кәбир чишмәсеннән Ярсу җаным шифа, ял таба Төшсәм хәтфә Инеш тугаена Былбыл томшыгыннан моң тама. Кушымта: Бүләк итәм сиңа, Малтабарым Сөюемне шушы җыр аша Шатлык тулы нурлы урамнарың Йөрәгемә килеп тоташа. Наратлыкта татлы җиләк пешкән, Сылу кызлар килгән җыярга Болыныңда тулпар атлар чаба, Канат биреп хыял-уйларга. Кушымта шул ук. Авылдашлар танып ерактан ук Сәлам бирә, чәйгә чакыра Малтабарым, гүзәл гөлбакчасы Сиңа кайтулары ни тора!