САБАНТУЙ (муз. и сл. Р. Сальманов, аранж. Р. Хисматуллин, сведение А. Шарапов) (исполнитель: Рамис Сальманов)
1. Ямьле җәй җиткәнен көтеп, кайттык без авылларга. Болында халык җыела түрдәге майданнарга. Шау-гөр килә барысы да. Бу безнең милли йола, Монда зур бәйрәм уза бит, САБАНТУЙ дип атала! Кушымта: Сабантуй, сабантуй, горләсен бу сабантуй, Бәйрәмне истә калдырып уйнасын шул монлы көй! 2. Чиләкләргә су тутырып узыша чибәр кызлар. Мәйданнарда таш күтәрә көчле-дәртле егетләр. Барысы да булдыралар, барысы да уңганнар, Җырлап-биеп, уйнап-көлеп бәйрәмне уздыралар. 3. Атлар чаба җир тетрәтеп, күтәреп тузаннарны, Җилкендереп йөрәкләрне, кыздырып тамашаны. Алардан бер-дә калышмый көрәшүче батырлар. Җиңүчегә зур бәрәнне инде әзерләгәннәр. 4. Урап узсын бу бәйрәмне очып барган болытлар Кыздырсын кояш мәйданны, чылатмасын яңгырлар. Киләсе еллар да шунда, җыелсын дус-туганнар Ямьле булып истә калсын авылда үткән көннәр.