Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Яши алырмынмы мин синсез. Сине күрдем чишмә буйларында, Болыннардан кайтып барышлый. Без кавышып, гомер юлларында Яши алырбызмы ялгышмый?.. Кушымта: "Гомерлеккә ярым бул?"- дидең син, "Синсез, - дидең,- миңа күңелсез... Көтмәгәндә әгәр бер югалтсам, Яши алырмынмы мин синсез?" Иртән, кичен һаман уйларымда, Күз алдымнан йөзең югалмый. Очрашмыйча торган чакларымда Йөрәккәем тынгы табалмый... Кушымта шул ук. Кәгазь, каләм- минем кулларымда; Җырларымны сиңа багышлыйм... Гомерлеккә үкенечкә калма, Күп тиң парлар никтер кавышмый... Кушымта шул ук.