Су буеннан әнкәй кайтып килә /минус/ (исполнитель: Айдар Фәйзрахманов)

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Чәчләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына.

Хәтерлиме әнкәй күпме еллар
Шушы сукмаклардан узганын?
Эзләп төште микән сагынып ул
Чишмәдән су алган кыз чагын?..

Шул чакларга алып китәр сыман —
Атлар уйнап чаба үзәннән.
Туган җирләр әнкәй белән бергә
Бик үзгәргән инде, үзгәргән.

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Эзләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Kevin jonas  Палач-  Киркоров - снег  Hunter hayes storm warning  Touch my body  До пяти  A year without rain (2010)  Песня о маленьком трубаче 
О чем песня
Айдар Фәйзрахманов - Су буеннан әнкәй кайтып килә /минус/?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен