Эх, күзләрең! "Уеннан уймак" (OST) (исполнитель: Лейсан Махмутова)

*´¨`*•.¸¸.•*´¨`*•.¸¸.•*´¨`*•.¸¸. •*´¨`*•.¸¸.• *´¨`*

Алтын кояш нурларыннан
Нур сирпелгән күзеңә.
Карадым да, хәйран калдым,
Гашыйк булдым үзеңә.

Эх,күзләрең,күзләрең,
Бигрәк нурлы йөзләрең.
Бер күз сирпеп кара әле,
Булма ул кадәр түзем.

Сандугач канатларыннан
Алдыңмы кыйгач кашың?
Күпме карасам да туймыйм,
Әйләндердең дә башым.

Эх,җаныем, эх, җанаш,
Күз өстендә караш каш.
Бер карадың, бер елмайдың,
Уйларга салдың тоташ.

Күл өстендә аккош кебек
Киләсең йөзеп кенә.
Гомерлеккә ярым булсаң,
Яшәрмен сөеп кенә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Dissection Xeper-I-Set  Dissection God of Forbidden Light  Dissection Reinkaos  Dissection Internal Fire  Dissection Maha Kali  Dissection Black Horizons  Dissection The Somberlain  Dissection A Land Forlorn 
О чем песня
Лейсан Махмутова - Эх, күзләрең! "Уеннан уймак" (OST)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен