Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Акыл чыбыгы Фәнир Галимов көе Рамил Чурагулов сүзләре Әти безне кыйнамады, Рәнжетмәде сүз әйтеп. Аннан калган тал чыбыгы һаман тора кисәтеп. Кайгылардан, афәтләрдән Ерак тор син, әй, бала. Кырын эшләр эшләгәнче Азагын син чамала! Тәүфыйклы бул, и, бала! Узган инде бала чаклар Онытылган агач тайлар. Әткәйләрнең тал чыбыгы Гөнаһлардан саклыйлар. Тал чыбыклы матчаларны Басмасын кайгы йөге. Тал чыбыклы һәм әтиле Балалы нигез — изге.