Туган ил (Эльмир Низамов музыкасы, Ренат Харис сүзләре) (исполнитель: Гульнора Гатина, Рузиль Гатин)
Эльмир Низамов музыкасы, Ренат Харис сүзләре ТУГАН ИЛ Туган ил ул – мәңгелек ил! - безнең йөрәктә исән. Бары туган илдә генә бәхет гөлләре үсә! Туган ил ул – мәңгелек ил – дөнья беткәнче исән!.. Туган илдән аерылма бәхетле булыйм дисәң! Туган ил ул – мәңгелек ил! Туган ил мәңге исән. Коры туфракка җан керә изге күз яшем тисә. Туган ил ул – мәңгелек ил!- безнең өметтә исән. Күңелләрем күтәрелә “Әй, туган илем!” дисәм! Туган ил ул – мәңгелек ил – кан хәтерендә исән. Сагынуга түзеп булмый, туган яктан җил иссә! Туган илдән аерылма бәхетле булыйм дисәң!