Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Язлар җитте, карлар эри башладылар, Толыплылар толыпларын ташладылар; Киемсезләр иркен йөри башладылар, Тунсызларга нурлы көннәр килде имди. Ката, чана табаннары ял итәләр, Шылтыр-шылтыр юлдин арбалар китәләр. Трантаслар, велосипед, кареталар Урамнарны чуарлыйлар бер-бер имди. Каткан, туңган агачларны хәзер кара: һәрбересе яшәрешеп яфрак яра; Бу урманнар бакча булыр бара-бара, һәр агачта сандугачлар сайрар имди. Җиде кат боз астындин чыгар бака, Баткакларга, балчыкларга бата-бата; Куе камыш арасындин бака-бака: «Бака-кака, бака-кака», — диер имди. Шул бакалар ярга чыгып бакылдаша, Берсен-берсе аңлашмыйча такылдаша; Әллә нәрсә киңәшәләр, акыллаша: Ахры, мантыйк укыганнар бунлар имди. Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә, Сәхраләрдә йомшак сәба җиле исә; Аһ, бу көннәр гамькин күңелләрне кисә, Үткән гомер бер-бер искә төшә имди. Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып, һаваларда кошлар оча болыт-болыт; И Ходаем, фазлың берлә көнне җылыт, Үлгән дөнья яңа җаннар алсын имди!Вешним солнышком согреты, тают серые снега; Шубы сняв, гуляют баи — жизнь приятна и легка. Радость большая, однако, у любого бедняка: Шубы нету — и не надо — и без шубы хорошо! Отдохнув теперь от бега, спят полозья у саней. Пробренчит арба куда-то, и другая вслед за ней, От карет и тарантасов всё пестрее и шумней... И от кутерьмы весенней так на сердце хорошо... Посмотри, везде листочки распускаются тайком — Коченея, все деревья лишь мечтали о таком. Превратится в сад чудесный — лес, что издавна знаком. Соловей поёт на ветке. Как поёт он хорошо! Лёд сойдёт семью слоями, опечален и шершав, И заквакают лягушки из густого камыша — В топкой грязи петь по-свойски всё ж торопится душа... Потому что всем весною жить на свете хорошо. Словно логику учили, посещали институт, беспокойные лягушки спорить вежливо начнут, но — одна другой не слыша — раскричатся там и тут. Хорошо лягушкам спорить,громко квакать хорошо — Ведь ушла зима надолго, запах слышится весны. Как теплы ветра степные, деликатны и нежны! Ах, в такие дни тревоги и печали не важны. Зла не знаю и не помню — мне сегодня хорошо. Льдины глыбами большими проплывают по воде. Как от туч, от стаи птичьей на земле большая тень. Господи, своим дыханьем оживи прекрасный день — Пусть умерший мир сегодня снова душу обретёт!