Бер син генә (исполнитель: Хыял)
Бер син генә түгел лә – ул миңа болай караган, Керфекләрен тарак итеп күз нурларын тараган. Ләкин җирдә бер син генә мине болай тилмерткән, Йөрәгемә сөю салып мәхәббәттән тилерткән. Бер син генә түгел лә – ул миңа болай омтылган, Сагышлы чагымны күреп күзләренә моң тулган. Ләкин җирдә бер син генә мине болай тилмерткән, Йөрәгемә сөю салып мәхәббәттән тилерткән. Бер син генә түгел лә – ул миңа болай сүз дәшкән, Акыллы киңәшләр биреп бәхет юлы эзләшкән. Ләкин җирдә бер син генә мине болай тилмерткән, Йөрәгемә сөю салып мәхәббәттән тилерткән.