Авыл киче (исполнитель: Хэния Фэрхи Зуфар Хайретдинов)

Авыл киче,сине сагынып,
Кайтам киткән эзләрдән.
Еллар үтте,тик без генә
Бераз гына үзгәргән.

Чишмәләрдә керләр чайкап,
Чәчемне тарыйм әле.
Синең белән авыл кичен
Бер кайтып урыйм әле.

Яннарымда син бар кебек,
Чишмә буена төшкәч.
Әйләнеп кайтыр күк яшьлек,
Салкын суларын эчкәч.

Чишмәләрдән сулар алсам,
Чиләгем тулар микән?
Әгәр кайтып сине күрсәм,
Күңелем булыр микән?

Яшьлек калган авыл кичен
Бергәләп үтик әле.
Сагыну тулы  күңелләрнең
Йомгагын сүтик әле.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
BAREV IM  Wiz khalifa get sum  Нарик неудачник Рэпер Сява  Bravo por la Tierra  Ani lorak obnimi  Там Где Боль Музыка для тренировок BELLFAGOR Shot  Точки Кемпель  Натали как вас любил поэт Романс 
О чем песня
Хэния Фэрхи Зуфар Хайретдинов - Авыл киче?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен