Биик. әйдә! (Рәмис Аймәт. Оскар Усманов муз.) (исполнитель: Гүзель Уразова)
1. Айлы төнне җилкендереп Бии гармун телләре. Гармун теленә кушылып Бии болын –гөлләре. Кушымта: Безнең өчен җиргә тагын Әйләнеп кайтты язлар. Җирдә яшьлек канатлана, Күктә бии йолдызлар. 2. Биик, әйдә күбәләктәй Уйнаплап оча-оча. Гөл-чәчәкләргә күмелгән Дөньяны коча-коча. Кушымта. 3. Яшьлек бит ул үзе чәчәк Чәчәк чакка ни җитә Якты офыклар артында Ак хыяллар җилкетә.