Укытучыма(Зәңгәр күктә кояш елмайгандай) (исполнитель: Гимн школы)
Укытучыма. Зәңгәр күктә кояш елмайгандай Чакырдың син белем иленә! Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк Кереп калдың минем күңелемә! Кушымта: Укытучы, мәктәп – ике исем Һәрчак булыр йөрәк түрендә! Балачакның якты мизгелләре Онытылмас гомер- гомергә! Өйрәндек без синдә зур дөньяны Танырга һәм алдан барырга! Тормышта һәрчак ягымлы йөзле, Киң күңелле булып калырга! Кушымта: Укытучы, мәктәп – ике исем Һәрчак булыр йөрәк түрендә! Балачакның якты мизгелләре Онытылмас гомер- гомергә! Онытмамын сине беркайчан да, Изге тормыш – минем мәктәбем! Биргән белемең- тәрбияң өчен Сиңа мең- мең рәхмәт әйтәмен!!! Кушымта: Укытучы, мәктәп – ике исем Һәрчак булыр йөрәк түрендә! Балачакның якты мизгелләре Онытылмас гомер- гомергә! Ришат Галимов сүзләре (бер өлеше Сания апа Хәбибуллинаныкы) 1993 год