Төнге карлар (исполнитель: Венера Ганиева)
Төн пәрдәсән ачып, Ак мамыктай очып, Ява карлар, ява карлар. Сызып яңа юллар, Уза яңа карлар, Хәтерләтә сине алар, сине алар. Күбәләктәй җиңел, Нурлар сибеп җем-җем, Матур булып карлар ява, карлар ява. Син генә юк янда, Ялгыз эзләр карда, Ялгызлыктан йөрәк яна, йөрәк яна. Чәчеп җиргә аклык, Тәнге утта балкып, Тып-тын гына карлар ява, карлар ява. Яңа яуган карда, Яңа өмет бар ла, Ялгызлыкка юк шул дәва, юк шул дәва. Күбәләктәй җиңел, Нурлар сибеп җем-җем, Матур булып карлар ява, карлар ява. Син генә юк янда, Ялгыз эзләр карда, Ялгызлыктан йөрәк яна, йөрәк яна.