уракчы кыз (исполнитель: Неизвестен (выше) Нәкый Исәнбәт)

Ай урагың салып иңбашыңа, 
Кояш нурларыннан нур алдың; 
Кояш нурларыннан нур алдың да 
Салкын чишмәләрдән су алдың.

Басма өстенә басып су алганда,
Кулъяулыгың кемгә болгадың?
Талир тәңкәләрең чыңлаганда,
Кем исменә җырлар җырладың?

Әллә су буйлатып, ат уйнатып,
Сөйгән ярың ауга киттеме?..
Әллә кылыч тагып, мылтык алып,
Дошманнарга каршы киттеме?..

Әйтче: нидән шулай яшь егетләр
Гөл сибәләр синең алдыңа? 
Йөзләрең шул синең таң кояшы, 
Урагың да туган ай гына.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Высоцкий замок временем срыт  Яростный флоу  Mr president  Юламанов  Илнур Юламанов  The weekend whip the fold  Chicki said energizer  Доля риска 
О чем песня
Неизвестен (выше) Нәкый Исәнбәт - уракчы кыз?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен