Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Мин кайчандыр сине югалтудан Уйларыма кереп югалдым Хисләремне, сине яратуны Бәллүр кебек диеп уйладым. Кушымта: Бер-береңне югалтулар була, Ялгышулар була кинәттән. Ә ярату гомерлеккә кала, Мәхәббәт ул китми йөрәктән. Көтмәгәндә сине югалтудан Ялгышулар кергән күңелгә Күп вакытлар безне аерса да, Яратам мин сине бүген дә. Мәҗбүр итеп булмый йөрәгемне, Хисләремне куа алмадым. Бәллүр кебек диеп мәхәббәтне Ялгыш уйлавымны аңладым.