Керермен төшләреңә, төшәрмен исләреңә! (исполнитель: Гузель Уразова)

Керермен төшләреңә,
Төшәрмен исләреңә.
Минем генә исем китмәс
Синең ул хисләреңә.

Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.

Тарарсың чәчләреңне,
Көтерсең дәшкәнемне.
Минем кулъяулыгым белән
Сөртерсең яшьләреңне.

Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.

Килерсең яннарыма,
Басарсың алларыма.
Барыбер түзә алмассың
Йөрәгең янганына.

Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Я уеду жить в Лондон Тимати и Грегорий Лепс  Bradiaga  Сибирь Байкал Иркутск Александр  Lucky4 Надоело  Moonlight Xxxtentacion  Carry on Xxxtentacion  Минус Моей маме - Горжусь я тем  Сайрар кошым Агзамова А Диана Арифуллина 
О чем песня
Гузель Уразова - Керермен төшләреңә, төшәрмен исләреңә!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен