Туктатма (исполнитель: Axelle feat Бумбокс)

Тормышымнан өзек – мәгънәсезлек,
Күңелемнән өзеп, ул бик нәзек.
Мәхәббәттән саклый алмады,
Уң кулыңа кигән беләзек.

Күзләреңдә ялган – минем ялган,
Сөю уты янган – көлгә калган.
Шул хәтле сүгенү ишеткәч,
Бәхет безгә килергә оялган.

Иртән минем исем – үлем исе.
Кичен синең исем шифа бирә.
Синнән кабул итмим ул даруны,
Үзем дәва эзләп йөгерәм.

Әйтмәсләр асылын – күз кайгысын.
- Хәлләрең ничек сон?
- Һәй ярыйсы.
Күпме еллар вакыт дәвалады,
Тик син хаман моңсу карыйсың.

Туктатма. Үтерсен мәхәббәт, 
минем йөрәгемне,
Дивардагы сәгать, әйтер теләгеңне, күңелдән.
Күз яшеңне түкмә, керфекләр күптән кипкән,
Артык яраткан күңелләр
Ник бергә була алмый икән?

Нигә бу тукталыш – сары сагыш?
Нигә бу урамнар? өмет янар.
Нигә бу светофор астында,
Минем тормыш хаман басып тора?

Нигә кирәк сынау – бик күп сорау.
Өметеңне сибеп – бу тилелек.
Безгә бәхет юраган пәйгамбәр,
Бүген менә кабат исерек.

Әйтче нинди язык – шигырь язу.
Бу шәһәрдә суык – ямансулык.
Ул сөюне сүндерде, төкереп
Һәм чүплеккә атты бу юлы.

Син бары тик яшә, миңа дәшмә,
Авыру җан белән киңәшләшмә.
Энҗе бөртегедәй, күз яшьләрең,
Миңа үч иткәндәй, агып төшә.

Туктатма. Үтерсен мәхәббәт, 
минем йөрәгемне,
Дивардагы сәгать, әйтер теләгеңне, күңелдән.
Күз яшеңне түкмә, керфекләр күптән кипкән,
Артык яраткан күңелләр
Ник бергә була алмый икән?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
The Black Keys Busted  The Black Keys Countdown  The Black Keys The Breaks  The Black Keys Run Me Down  The Black Keys Heavy Soul  The Black Keys 240 Years Before Your Time  The Black Keys Hard Row 
О чем песня
Axelle feat Бумбокс - Туктатма?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен