УМЫРЗАЯ (исполнитель: РАХАТ ЛУКУМ)
Боз катлавы эрегәч, җир өстенә Умырзая чыга, карагыз: Умырзая чыга, Умырзая калка, Умырзая суза сабагын. Боз катлавы кебек көнкүрештән Чыгасым ла килә тизрәк: Умырзая кебек, Умырзая кебек, Умырзая кебек тиз үрләп… Умырзая бик тиз үсеп чыга, Бик аз гына яши тураеп; Умырзая бик тиз Башын аска ия, Умырзая сула моңаеп… Юк, мин яшәр идем озак, озак, Минем килми алай буласым: Умырзая кебек, Умырзая кебек, Умырзая кебек суласым… Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы Зур чәчәкләр белән җыелып; Юк, мин үлмәс идем Умырзая кебек, Умырзая кебек боегып…