Юк, юк! (исполнитель: Салават Фәтхетдинов)

Кайчакларда бу язмышны булмый шул аңлап,
Сине түгел, үз-үземне яшим мин алдап.
Үзем юк дигән булсам да син миңа кирәк.
Бер-берсенә каршы килә акыл һәм йөрәк.

Кушымта:
Юк, юк, юлларыма каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма.
Тик син... Ышана күрмә, зинһар, 
Минем өчен бары тик син бар.

Үзем сине куган булам, “Кит” дигән булам,
“Башкаларны шулай гашыйк ит” дигән булам.
Бу дөньяда башкалар күп, тик син бер генә.
Сине гашыйк итә алган ул бит мин генә.

Кушымта.

Ятлар белән курсәм ялгыш сине үзеңне
Ачуымнан көчкә тыям мин үз-үземне.
Яныңа да килә алмыйм, китә дә алмыйм,
Ләкин сине башкаларга мин бирә алмыйм.

Кушымта.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Marilyn Manson Five to One  Marilyn Manson Terrible Lie  Marilyn Manson Like a Virgin  Девушка- очень красиво поет  Marilyn Manson Sick City  Marilyn Manson Surrender  Marilyn Manson Working Class Hero  Marilyn Manson come together 
О чем песня
Салават Фәтхетдинов - Юк, юк!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен