Ак болытлар йозэ зангер куктэ... Эх, шуларны тотып аласы! (исполнитель: Салават Фатхетдинов - Ак болытлар)

Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә,
Эх, шуларны тотып аласы.
Яшь гомерләр бик тиз үтәләр шул,
Яшь көенчә килә каласы.

Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә,
Эх, шуларны тотып аласы.
Яшь гомерләр бик тиз үтәләр,
Яшь көенчә килә каласы.

Көтеп тормый безне бердә вакыт,
Әллә кайда шулай ашыга.
Куып тота алмый яшь гомерне
Җәйләүле дә хәтта атлы да.

Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә,
Эх, шуларны тотып аласы.
Яшь гомерләр бик тиз үтәләр,
Яшь көенчә килә каласы.

Яшь гомерләр бик тиз үтәләр шул,
Хәтирәләр генә калдырып.
Агарталар чикә чәчкәйләрен
Маңлайларга сырлар калдырып.

Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә,
Эх, шуларны тотып аласы.
Яшь гомерләр бик тиз үтәләр,
Яшь көенчә килә каласы.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Сура аль-фатих  Oana Radu  DoN-A(GineX)-Posledniy podarok  Арсен чолпонай жашоо сонун карачы  Andreo 161  Карина кан с днем рождения папа  NARI MAYRIK 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Ак болытлар - Ак болытлар йозэ зангер куктэ... Эх, шуларны тотып аласы!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен