Балан (лицензия) (исполнитель: Иркә & Бибинур Миншакировы)

Көзге урман, сары ялан...
Коела кыңгыраулар.
Мәк гөледәй кызыл балан —
Каерып сындыралар.

Әнкәй, күңелем елап кала:
"Ник аны сындыралар?
Баланнар бит коелмыйлар,
Коела кыңгыраулар..."

Баланны өзәләр бит,
Җепләргә тезәләр бит.
Ятып елар чаклар була
Үзәкне өзәләр бит.

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
"Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам..."

Әкрен генә чәчтән сыйпап
Эндәшә кебек әнкәм:
"Өлгергәндер инде балан,
Җыярга кирәк, балам."

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
"Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам..."
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Мне тебе нам вам  Mark Antony  Вшестером обманывая смерть  Лера козлова Досвиданья  Там за горами там за лесами  Моя часть  Superfly - Is it love remix CJ AKO  Мы военной разведки спецназ 
О чем песня
Иркә & Бибинур Миншакировы - Балан (лицензия)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен