Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Ул карамый тәрәзәдән, кемнедер зарыгып көтеп,
Ул яндыра шәмнәрне hәм сүндерә кинәт ореп.
Аның моңсу күзләре ике тирән чиксез диңгез.
Ул бикләми ишеген hәм ул әйтми "без" диеп.
Аның җиңел адымнарын эзлә юллар арасында.
Ул елыйсын елады, азапланды газапларда.
Әммә хәзер ул әсир соры көннәр үзәгендә.
Ул уяна иртәләрен гел шул ук бер уйлар белән.
Ул танымый бу шәhәрне - тын урамнар лабиринты.
Ул беркемгә шалтыратмый hәм укымый хатларны.
Аның тонык күзләрендә табып булмый якты мизгел.
"Үтте тагын бер көн" диеп ул йокларга ята кичен.
Аның көмеш күз яшьләре - эре яңгыр тамчылары,
hәм беркем җылыта алмы й аның туңган кулларын.
Мин әлегә әйтә алмыйм, әммә килер берәр көн,
Хэм мин бу зур шәhәрдә табырмын аның күзләрен...

Ул бер ялгыз, ул бер ялгыз кичләрен...

Сәгать саный минутларын, утлар сүнгән бүлмәдә.
Ул яндыра шәмнәрне кабат кичләр җиткәндә.
Сәгать саный минутларын, урлап яшьлек елларын,
Ул боега гөлләр сыман, ул бер ялгыз кичләрен!

Ул сагына үткәннәрне, әммә аңлый - алар үтте.
Аның тугры дусты булып эле дэ кала көндәлеге.
Хыялында кояшлы Куба, мәңгелек җәй утравы,
Аның көмеш пляжлары, назлы диңгез дулкыннары.
Ул яратмый романнарны зур мәхәббәт турында,
Аның өчен саф хисләр үлде үткән гасырларда.
hәм ул минем кебек ялгыз, аңа моңсу бу дөньяда.
Ул боега гөлләр сыман карлы салкын кышларда.
Ул бер ялгыз кичләрен, hәм бу чыннан да авыр...
Тик ул белә - вакыт кирәк, барысы да онытылыр.
Язын хисләр елга сыман ташып чыгыр ярларыннан.
hәм ул кабат елмаер яңа көннәр таңнарында.
Карлар суга әйләнер, hәм ул иркен сулап куяр...
Ә әлегә соры көннәр hэм чынга ашмаган хыял.
Тик мин төгәл әйтә алам - тиздән килер берәр көн,
Хэм мин бу зур шәhәрдә табырмын аның күзләрен!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Mothy  Народная песня Сары гелин Азербайджанский балабан  2 TARI  Jam style  Стать бы первоклашкой день вернуть  Туманы онлайф  Так будет лучше Нефть feat Олег Мовчан  Delightful girl OST 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен