Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
1.Нинди кыйтгаларда яшәсәк тә, Сөйләшсәк тә нинди телләрдә, Сөю телен белә кошкайлар да, Яратам дип, дәшә гөлләр дә. К: Йөрәкләрдән-йөрәкләргә Уктай үтә Сине – Ләйлә, Мине – Мәҗнүн итә: I love you, Я тебя люблю, Мин сине яратам. 2. Диңгез аръягыннан эндәшәсең, Кайтавазлар килә таулардан. Яратуны кара төннәрдә дә, Без таныйбыз әллә кайлардан. 3. Яратуның теле, милләте юк, Сөю телен откан сандугач. Ничек эндәшсәм дә – син аңларсың, Сөюләрем сине чын булгач. Тi amo, Te quiero, Кохаю, Je t’aime Люблю, Мин сине яратам