Мин килермен каршыңа (исполнитель: Резедә Кадырова)
Болыннарда йөрим сине уйлап, Болыннарда сагыш онтыла. Сайрый тургай, моңланмаска куша, Күңел сиңа гына омтыла. пр. Чәчәк җыеп, чәчәк тотып, Мин килермен каршыңа. Хыялыңда йөрегән мин ул, Бердән – бер яр сиңа. Сиңа гына бүләк итәр идем, Тәүге чәчәкләрнең барсын да. Тәүге чәчәкләрдән дә назлырак Керсез мәхәббәтем бар сиңа.