Наласа авылы көе (исполнитель: Гөлдания Хәйруллина)
Өздереп гармун уйныйлар Наласа авылында. Йөрәгемә утлар яктым, Янам мин ялкынында. Төнбоеклы тирән күлдә Тезелеп йөзә аккошлар. Үсеп җиткәч чит җирләрдә Йөртә безне аккошлар. Бала-чагым гөрләп үтте Наласа кырларында. Сагынуларым, сагышларым Бу моңлы җырларымда.