Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Гомерем буе сине сагнып көттем, Ташкын сулар кебек ашкынып. Мәхәббәтем сиңа шулай көчле — Сүнгән учак китәр кабынып. Кил син миңа, мәхәббәтем, Очраса да киртәләр. Йөрәк сыкрап сине көтә, Синсез үтә кич тә, иртәләр. Синсез — кич тә, иртәләр… Еллар үтте… Яшьлек гөле Көздәй тормыш җиле белән коелды. Давыл кебек туган дәртле хисләр Яшь йөрәккә мәңге уелды.