Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
1. Нинди кыйтгаларда яшәсәк тә, Сөйләшсәк тә нинди телләрдә, Сөю телен белә кошкайларда, Яратам, дип дәшә гөлләр дә. Йөрәкләрдән йөрәкләргә уктай үтә Сине - Ләйлә, мине - Мәҗнүн итә. I love you! Я тебя люблю! Мин сине яратам! 2. Диңгез аръягыннан эндәшәсең Кайтавазлар килә таулардан. Яратуны кара төннәрдә дә Без таныйбыз әллә кайлардан. Йөрәкләрдән йөрәкләргә уктай үтә Сине - Ләйлә, мине - Мәҗнүн итә. I love you! Я тебя люблю! Мин сине яратам! 3. Яратуның теле, милләте юк - Сөю телен откан сандугач! Ничек эндәшсәм дә син аңларсың Сөюләрең синең чын булгач! Йөрәкләрдән йөрәкләргә уктай үтә Сине - Ләйлә, мине - Мәҗнүн итә. I love you! Я тебя люблю! Мин сине яратам! Тi amo! Te quiero! Кохаю! Je t’aime! Люблю! Мин сине яратам! Перевод 1. Где же только мы не проживаем, Общаемся на разных языках. У птиц, людей и также у зверей Язык любви всегда на устах. От сердца к сердцу вновь летит любви стрела, Тебя со мной она навек свела. I love you! Я тебя люблю! Мин сине яратам! 2. В любви признаешься ты у моря, Тебя услышат горы и вода. И теплым днем, и темными ночами Мы чувствуем любовь ведь всегда. 3. Язык любви везде и все поймут, И соловей поёт о любви! Ты мне нужна, и ты всегда моя - Язык любви ведь у нас в крови!