Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Китми күңелемнән минем hич Шул сөекле илкәем. Анда минем сөйгән халкым, Анда сөйгән әнкәем. Анда таңнар җәйге диңгез Балкуыннан нурлырак. Анда җырлар сандугачның Сайравыннан моңлырак. Анда, сайрар кош шикелле, Көй суза гармуннары. Сызыла иркен таң hавада, Анда ил зар-моңнары. Анда җырлый җирдә hәр кош, Анда җырлый hәр агач. Анда кайтсам, мин дә башка, Анда мин дә сандугач.