Пар ат (татар халык җыры, Г.Тукай шигыре) (исполнитель: Татарстан республикасының фольклор)
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый; Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый. Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем, Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем. Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман: «Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».