СЕРЛЭРЕННЕ ЧИШМЭ ЯТЛАРГА (исполнитель: ЗИЛЯ ВИЛЬДАНОВА.ГОЛФИЯ ШАКИРОВА)
Нигә икән бигрәк ямле
Ямле җәйнең кичләре?!
Яңара бит күңелләрдә
Гүзәл сөю хисләре.
Эх , җәйнең кичләре
Күңлем әллә нишләде.
Миңа дигән серләреңне
Ятларга син чишмә әле.
Зифа талларда сандугач
Җырлый -җырлый сөенә.
Кушылып җырлыйсы килә
Шул сандугач көенә.
Эх , җәйнең кичләре
Күңлем әллә нишләде.
Миңа дигән серләреңне
Ятларга син чишмә әле.
Сөю килсә күңелеңә
Бәхеткә күмә җанны
Җырламыйча , моңланмыйча
Аңлатып булмый аны.
Эх , җәйнең кичләре
Күңлем әллә нишләде.
Миңа дигән серләреңне
Ятларга син чишмә әле.