Узсын гомер ( М.Кабиров суз. Р.Хакимов кее) (исполнитель: Ризван Хакимов)

Без бу җиргә ике килмәгәнбез,
Һәрберебез бердәнбер генә.
Мәхәббәтнең үзе шикелле без,
Самими дә, саф та, серле дә.

Узсын, әйдә, узган гомер
Кабатланмасын.
Тик күңелләр канатлансын,
Канат талмасын.
Талмасын канатларыгыз,
Талмасын әле.
Бүгенге көн үкенечкә
Калмасын әле.

Үкенмәек гомер узганына,
Үтсә үтсен яшьлек еллары.
Безнең гомер авыр булса булды,
Үкенерлек гомер булмады.

Узсын, әйдә, узган гомер
Кабатланмасын.
Тик күңелләр канатлансын,
Канат талмасын.
Талмасын канатларыгыз,
Талмасын әле.
Бүгенге көн үкенечкә
Калмасын әле.

Үткән көннәр күптән үткән инде,
Ә киләчәк тора күз терәп.
Безнең бәхет — нәкъ бүгенге көндә,
Нәкъ бүгенге көнгә без кирәк.

Узсын, әйдә, узган гомер
Кабатланмасын.
Тик күңелләр канатлансын,
Канат талмасын.
Талмасын канатларыгыз,
Талмасын әле.
Бүгенге гомер үкенечкә
Калмасын әле.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Inst Her Legend Jung Hee Joo  Вне суеты Jah Khalib  Alone In The Dark Tonight Ten  Тол ради  Happy Birthday to You Frank Sinatra  Behane gezirem az Niyameddin Musayev  На краю warna  Deep Way Original Mix Jusa 
О чем песня
Ризван Хакимов - Узсын гомер ( М.Кабиров суз. Р.Хакимов кее)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен