Әлли-бәлли итәр бу (татарская колыбельная) (исполнитель: Ирина Карабулатова)
Әлли-бәлли итәр бу, Мәдрәсәгә китәр бу; Тырышып сабак укыгач, Галим булып җитәр бу. Йокла, улым, йом күзен, Йом, йом күзең, йолдызым; Кичтән йокың кала да, Елап үтә көндезең. Әлли бәлли көйләрмен Хикәятләр сөйләрмен Бәхетле бул диярмен Синең төләк төләрмен Гыйззәтем син, кадрем син, Минем йөрәк бәгърем син; Куанычым, шатлыгым Тик син минем, син, син, син!